Центральная библиотека

"Китап белем дөньясын ача"

Мәгариф һәм китапханә бер-берсеннән аерылгысыз. Китапханәченең бурычы беренче чиратта укучыларны китапханәгә тарту, китапларны ярату, китап укуга мәхәббәт тәрбияләү, каталоглар белән эшли белергә өйрәтү.

Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең 1 курс студентлары өчен китапханә дәресе узды. Китапханәче алар өчен экскурсия үткәрде, бай китап фонды, китапханәдән файдалану кагыйдәләре, «Библиотека – ТВОЯ территория» яшьләр өчен заманча күпфункцияле киңлек белән таныштырды.

Студентлар уку залының формулярларын тутырды һәм тулы хокуклы кулланучылары исемлегенә керделәр. Белешмә-мәгълүмати фонд, уку һәм вакытлы матбугат басмалары белән таныштылар.

Безнең китапханә ресурслары студентларга сайланган һөнәрне үзләштерүдә һәм югары дәрәҗәдәге педагогик осталыкка ирешүдә ярдәм итәр дип ышанабыз.