"Йолдызлар сүнми!"
Бүген китапханәбездә бер төркем күренекле шәхесләр, Арча муниципаль районы җитәкчелеге, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, ”Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары катнашында "Йолдызлар сүнми!" исемле якташыбыз Татарстан Республикасының халык язучысы Гариф Ахуновны искә алу кичәсе узды.
Шундый бай мирас калдырган язучы-якташларыбыз булу белән без горурлансак, икенче яктан әтисенең исемен кадерләп, саклап, шушындый очрашулар, искә алу кичәләре оештыруга үзенең фикерен,тәкъдимен белдереп йөрүче дәвамчысы – кызы Наилә Гариф кызы булуга Гариф аганың рухы шаттыр, рәхмәте чиксездер. Әдәби кичә катнашкан һәркем күңелендә бик җылы тәэсир калдырды.