Центральная библиотека

"Тере сүз һәм шигърият"

Шәһәребезнең яшь язучылары Олеся Феоктистова һәм Алсу Мөхәрләмова катнашында "Тере сүз һәм шигърият" фатирник узды.

Кунаклар үзләренең иҗади юлларын ничек башлап җибәрүләре, бу юнәлештә ничек үсүләре, киләчәккә планнары белән Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең 1 курс студентлары белән уртаклаштылар.

Балалар сорауларга кызыклы җаваплар алдылар, ә хөрмәтле кунакларыбыз үзләре язган шигырьләрен укыдылар.