Центральная библиотека

"Яшьләр киләчәк өчен тавыш бирә"

9 сентябрь көнне Үзәк китапханәдә "Яшьләр киләчәк өчен тавыш бирә" дигән эшлекле уен узды.

Сайлаучылар булып Арчаның В. Ф. Ежков исемендәге 1нче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары, "Яңарыш", "Без бергә", "Иң яхшы тормыш" партияләреннән депутатлыкка кандидатлар Арча гуманитар-техник техникумы, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте һәм Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентлары сайланды. Сайлау процессын күзәтүчеләр контрольдә тотты. Хәзерге сайлау комиссиясенең гамәлдәге вәкилләре үзләренең турыдан-туры бурычларын үтәделәр, ә командаларның эшчәнлеген, активлыгын, бердәмлеген һәм иҗатын жюри бәяләде.