Центральная библиотека

"Гомерем буе эзлим..."

Арча үзәк китапханәсе "ЛитЛето" фестивале кысаларында "Гомерем буе эзлим..." исеме астында иҗади кичә уздырды. Әдәбият сөючеләр якташ-язучыларыбыз, "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе вәкилләре белән очрашуда булды. Бу чарада һәркем балачагына әйләнеп кайтты, эчкерсез һәм самими шигырьләр, хикәяләр тамашычының күңелендә якты эз калдырды. Без җәйне озатып, көзне иҗади атмосферада каршы алдык.