Центральная библиотека

"Белем көне"

Арчаның В. Ф. Ежков исемендәге 1нче мәктәбе укучылары Белем көненә багышланган чарада катнашты. Балалар, видеоматериалны карап, "Белем ни өчен кирәк?", "Белем көче нидән гыйбарәт?” дигән сорауга җаваплар бирделәр, Бөек Петр I турында кызыклы фактлар белән таныштылар, районыбызның танылган якташларын искә тешерделәр, интерактив уенда белемнәрен тикшерделәр.