Центральная библиотека

«Бу хәтер безгә синең белән кирәк»

4 сентябрьдә АГТТ студентлары өчен «Бу хәтер безгә синең белән кирәк» исемле хәтер сәгате узды. Китапханәче террорчылык, террорчы, экстремист сүзләренең мәгънәсен аңлатты, китап күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар төрле биремнәрне үтәделәр, рольле уенда катнаштылар һәм илебездә тынычлык теләген белдереп, студентлар кәгазьдән оригами техникасында күгәрченнәр ясадылар.