Центральная библиотека

"Символ, рождённый историей"

22 августта Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре экспресс-викторина элементлары белән тарихи кросс оештырдылар. Чара шәһәр стадионында узды.

Китапханәчеләр балаларны Россиянең дәүләт символикасы тарихы белән таныштырдылар, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Очрашуда катнашучылар интеллектуаль конкурсларда актив катнаштылар.

Чараның йомгаклау өлешендә балалар “Минем йортым – минем Россия” исемле күнегүдә Ватаныбызны нинди итеп күргәннәрен сурәтләделәр.