Центральная библиотека

"Балачак, туган нигез..."

8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан "ТатАрчаҖәй" төбәкара җәйге ял аланында Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе вәкилләре белән "Балачак, туган нигез..." исеме астында очрашу узды. Чарада мәхәббәт, тугрылык, дуслык, тәрбия, балачак, гаилә темаларына шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр яңгырады. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, иҗат белән бәйле биремнәрдә бик теләп катнаштылар.