Центральная библиотека

“Кинолардагы яраткан җырларыбыз”

Кино һәм китап – берберсен тулыландырып торучы, ике сәнгать өлкәсе. Кино елы уңаеннан Арча үзәк китапханәсе бу юнәлештә үзенең эшен башлап җибәрде. 8 гыйнвар көнне өлкәннәр бүлегендә киң катлам укучылар өчен “Кинолардагы яраткан җырларыбыз” исемле уен формасында чара булып узды. Уенда катнашучылар җыр көйләрен тыңлап, фильм исемнәрен танырга тиеш иде. Ике команда уенчылары да кино һәм җыр сәнгатендә  үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.  Уен  кызыклы һәм эчтәлекле булды.