Центральная библиотека

“Россиянең зур чатыры астында” квест-уен

“ТатАрчаҖәй” төбәкара ял лагерендщге балалар өчен Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә китапханә хезмәткәрләре Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган “Россиянең зур чатыры астында” квест-уены үткәрделәр.

Арча шәһәре үзәк стадионында балаларны Үзбәкстан, Марий Эл, Башкортстан һәм Татарстан вәкилләре каршы алды. Кызыклы конкурсларда һәм биремнәрдә катнашып, алар Россиянең төрле халыкларының мәдәни кыйммәтләре һәм милли традицияләре белән таныштылар. Балалар уеннарда уйнадылар, халык биюләрен башкардылар, милли орнамент, символларны таптылар.