Центральная библиотека

"Көзге кайтаваз" кайдан яңгырый?"

Без, гасырлар буе җыелып килгән хәзинәне, бу кадәр бай мирасның кадерен белеп, киләчәк буынга тиешле дәрәҗәдә житкерә алырбыз микән?!
Бүген без шушы темага кагылышлы хәзерге көндә бик актуаль булган сорауларга җаваплар эзләдек.
Очрашуның төп сәбәпчесе булып, Рөстәм Галиуллинның «Яңа татар пьесасы» драматургия бәйгесендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус бүләген алган һәм Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Татарский театр имени Камала ТГАТ им.Г.Камала сәхнәләштерелгән "Көзге кайтаваз" исемле пьесасы булды.
Чара барышында барлыкка килгән сорауларга ачыклык кертер өчен без “Көзге кайтаваз” пьесасының авторы Рөстәм Госман улы Галиуллинны кунакка чакырдык.

Пьеса авторы Рөстәм Галиуллин очрашуның мәртәбәле кунагы булды. Чарада әтиләр һәм балалар проблемалары, татар халкының туган телен, милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу мәсьәләләре каралды.