Центральная библиотека

“Тәмәке томанына алдану”

Бүген “16 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк” клубы кысаларында яшьләр арасында тәмәке тартуны профилактикалау максатыннан Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 1 курс студентлары өчен Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышланган “Тәмәке томанына алдану” исемле шок-дәресе узды.

Чарада сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштек, тәмәке тарту турындагы мифлар һәм чынбарлык турында кызыклы фактлар белән таныштык, электрон сигаретларның зыяны турында видеоматериал карадык.

Дәреснең практик өлешендә студентлар викторина сорауларына җавап бирделәр, ә чара ахырында тәмәке тартуга антиреклама сурәтләнгән плакатларны тәкъдим иттеләр.

Әлеге тема белән тулырак танышу өчен китапханәче китап-журнал күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, анда сәламәт яшәү рәвеше һәм начар гадәтләр белән ничек көрәшергә турында әдәбият тәкъдим ителде.