Центральная библиотека

"Шушы яктан, шушы туфрактан без..."

Кичә башланыр алдыннан бәйрәмгә чакырылган кунаклар фойеда оештырылган “Якташларыбыз – Халык язучылары”, “Тукайдан илһам алып...”, “Бүген бездә кунакта” исемле китап күргәзмәлекләре белән таныштылар. Биредә рәссамнар иҗат иткән портретлар, узган чаралардан фотолар да куелган иде.

Бәйрәмнең 1 нче бүлеген якташ язучыларыбызның чыгышлары бизәсә, 2нче бүлек Халык язучысы Г.Ахунов исемендәге әдәбият премиясен талантлы яшьләребезгә тапшыру булды. Лауреатларны котлау өчен сәхнәгә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р.Корбан, Арча муниципаль район башлыгы Нуриев И.Г. һәм Г.Ахуновның кызы Н.Ахунова күтәрелде. 7 нче тапкыр уздырыла торган бәйгедә быел 12 лауреат җинү яулады. Шунысы куанычлы, район җитәкчеләре Әдәбият елында барлык лауреатларның әсәрләрен туплап, “Г.Ахунов премиясе лауреатлары” исемле китап та бастырып чыгарганнар.

Бәйрәм сәхнәсендә “Каурый каләм”леләргә иң матур шигырьләре тупланган “Шигъри тәлгәшләр”, һәвәскәр якташларыбыз Г.Зәкиевага “Ташлап китмә”, З.Тимергалиевләрнең “Кичә яраттым” исемле яңа басылып чыккан китапларын бүләк иттеләр.

Кичә якташларыбыз сүзләренә язылган җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды.