Центральная библиотека

"Библионочь - 2023"

Гомумроссия китапханә көнендә "БИБЛИОНОЧЬ - 2023" акциясе кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм "Беренчеләр хәрәкәте" балалар һәм яшьләр оешмасы белән берлектә, Арчаның В. Ф. Ежков исемендәге 1 нче номерлы мәктәп һәм М. А. Лотфуллин исемендәге 2 нче номерлы мәктәп укучылары өчен библиофреш узды.

Китапханәчеләр Үзәк китапханәнең барлык бүлекләре буйлап экскурсия үткәрделәр, китапханәче һөнәре белән таныштырдылар, һәр бүлекнең эш нечкәлекләре, аның заманча мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Укучылар, кызыксынып сораулар бирделәр, бай китап фонды белән таныштылар һәм укырга китаплар сайладылар. Балаларга буктрейлерның нәрсә икәнен аңлаттылар һәм китапханәнең бу өлкәдә үрнәк эшләрен күрсәттеләр. Ә аннары алар, BOOK-SLAMда катнашып, үзләренең барлык иҗади сәләтләренә таянып, илебез һәм чит ил матур әдәбиятының әсәрләрен тәкъдир иттеләр. Китапханәче яшьләр арасында иң популяр һәм укыла торган китапларга күзәтү ясады.

Чара ахырында алып баручы китапханәнең әһәмияте һәм яшьләр тормышында китап укуның урыны турындагы сорауларга җавап бирде.