Центральная библиотека

“Гомерем - галәм очкыны”

Бүген китапханәбездә шагыйрь, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, якташыбыз – Рифат Җамал белән очрашу кичәсе узды.

Кичәдә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Аюпов Илфар, Апаз авыл җирлеге башлыгы Котдусов Раушан, авылдашлары, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Гарипов Шафигула, гаилә дуслары Фәйзрахманова Халидә, Рифат Җамалның иҗатын хөрмәт итеп килгән “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе иҗатчылары чыгыш ясады. Якташыбызга карата хөрмәт, ихтирам сүзләрен, соклану хисләрен җиткерделәр.   

Кичәдә Рифат әфәнденең иҗаты, туган авылы, бала чагы, эшчәнлеге чагылдырылды.  Шигърият дөньясына ничек килеп эләгүе, ниләр белән кызыксынуы һәм башка күптөрле сорауларга  җавап табылды. Шагыйрьнең шигырьләре укылды, Рәсимә Нигматуллина башкаруында Рифат Җамал сүзләренә язылган “Мирҗәмем- җир яме” җыры яңгырады. Акчишмә авыл китапханәчесе Мөхәммәтдинова Халидә авторга багышлап язган шигырен укыды, кичәнең истәлеге итеп махсус бүләген тапшырды.

Рифат Җамал үзенең шгырьләрен укыды, бик теләп сорауларга җавап бирде.

Кичә азагында китапханә директоры Дәүләтбаева Лилия чыгыш ясап, рәхмәтен җиткерде, бүләкләр тапшырды. Рифат Җамал үз чиратында якташларына теләк-фикерләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.