Центральная библиотека

"Илһам - күңелнең канаты"

24 нче майда әдәбият, сәнгать яратучылар өчен Арча үзәк китапханәсендә "Арча хәбәрләре" газетасы корреспонденты, "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Гөлсинә Зәкиеваның "Соң шул инде, соң..." исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Чараны Мәдәният идарәсе җитәкчесе И. Әюпов ачып җибәрде, үзенең теләк-фикерләрен җиткерде.

 -  Гөлсинә ханым үзе бик тыйнак кеше. Аның әсәрләре, хикәяләре уйландырырга, тормышка икенче күзлектән карарга  мәҗбүр итә. Аларга зур мәгънә салынган, – дип белдерде ул авторга карата үз хөрмәтен.

“Соң шул инде, соң..." китабында 21 хикәя һәм бер повесть урын алган. Гөлсинә Зәкиеваның әсәрләрен, хикәяме ул, повестьмы, милли традицияләргә тугрылык, әдәп-әхлак кагыйдәләрен үзәккә кую, рух ныклыгы, күңел җылылыгы, мәхәббәт берләштерә. Хәзерге заман белән бәйле вакыйгалар да әлеге китапта урын алган.

Чарага килгән кунаклар, актив китап укучыларыбыз, китапханә директоры Л. Дәүләтбаев,  Х. Фәйзрахманова, Ш. Гарипов, Әтнә районы Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Р. Сәлахетдинов, "Җидегән чишмә" халык театрының иҗат коллетивы, “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе иҗатчылары һәм башка кунаклар  Гөлсинә Зәкиеваның иҗатына югары бәя бирделәр. "Әлифба" музее директоры Д. Таҗиев, китапханәбезнең актив китап укучысы Г. Йосыпова китапка тулаем анализ ясап, үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Китап тәкъдир итү кичәсе котлаулар һәм рәхмәт сүзләре белән беррәттән, китапханәчеләр тарафыннан укылган хикәяләрдән өзекләр, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар, истәлекләр, авторга сораулар бирү белән  үрелеп барды. Бүгенге кичәдән тамашачылар уңай эмоцияләр, күтәренке  яхшы кәеф алдылар.