Центральная библиотека

"Китапханә – минем стихиям”

Җәмгыятьнең китапханәчеләргә һәм китапханә эшенә булган таләпләре бик тиз үзгәргән чорда, даими рәвештә камилләшергә, үз осталыгын арттырырга, талантларын һәм мөмкинлекләрен ачарга һәм үстерергә кирәк. Китапханәче китап саклаучы гына түгел. Ул аралашу һәм яңадан тәрбияләү сәнгатенә, яңа идеяләр уйлап табу һәм гамәлгә кертү сәләтенә ия булырга, кабатланмас уйлап чыгару һәм югары һөнәри осталыкка ия булырга тиеш.

18 нче майда Арча үзәк китапханәсендә филиаллар һәм Үзәк китапханә китапханәчеләре өчен Бөтенроссия китапханә көненә багышланган “Китапханә – минем стихиям” дигән осталык дәресе узды, кунагыбыз үзенең һөнәри осталыгы белән уртаклашты. Очрашуга яшь, креатив һәм тәҗрибәле җитәкче, Казан шәһәренең Үзәк китапханәсе мөдире, “Ел китапханәчесе” бөтенроссия конкурсында финалист Басков Николай Владимирович чакырылган иде.

Очрашу, әлбәттә, яшь һәм хезмәт стажына карамастан, һәр китапханәче өчен файдалы булды.