Центральная библиотека

“Гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итик”

Арча педагогика көллиятенең 1 курс студентлары өчен Гаптельбаровларның үрнәк, тату һәм ныклы гаиләләрен чакырып, “Гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итик” дип исемләнгән мәхәббәт һәм яхшылык дәресе узды.

Чара кунаклары ничек танышулары һәм гаилә корулары, кыенлыкларны бергәләп җиңеп чыгулары, улларын тәрбияләү серләрен белщн уртаклашты, шулай ук үзләренең буш вакытларын ничек үткәрүләре турында сөйләделәр. Очрашуда гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында сөйләштеләр, яшь гаиләләрдә булырга мөмкин булган кайбер гаилә хәлләре турында фикер алыштылар.

Көллият студентлары гаилә учагын саклый белү, туганнарны һәм якыннарны берләштерүче яхшы традицияләрне кадерли һәм хөрмәт итә белү бик мөһим дигән нәтиҗә ясадылар.