Центральная библиотека

"Ватанны якларга дигән һөнәр бар"

Бүген Арча гуманитар-техник техникумының 1 курс студентлары мәгълүмати-танып белү сәгатендә хәрби белгечлекләр, техника төрләре, Бөек Ватан сугышы геройлары, аларның батырлыклары белән таныштылар. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, анда хәрби темага әдәбият тәкъдим ителде. Студентлар викторина сорауларына җавап бирделәр.

Чара ахырында тәрбия максатларында туган илгә мәхәббәт һәм тугрылык турында, фаҗигале сугыш елларында гаиләнең тарихи ядкәрләрен саклау, истә тоту, хөрмәт итү һәм кадерләү кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде.