Центральная библиотека

"Россиянең зур чатыры астында"

"Россиянең зур чатыры астында" - Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган квест-уен шулай дип аталган.

М. Лотфуллин исемендәге Арчаның 2 нче номерлы урта мәктәбе һәм Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең 8 нче сыйныф укучылары күпмилләтле илебезнең төрле халыкларының милли традицияләре, мәдәни кыйммәтләре белән таныштылар. Балалар Үзбәкстан, Марий Эл, Башкортстан, Татарстан буйлап сәяхәт кылдылар. Конкурс программасында катнашып, укучылар милли орнаментлар, ризыклар, илебез халыклары символлары белән танышты, халык уеннарын, биюләрен башкардылар.