Центральная библиотека

“Ачтым әле күңел ишекләрем”

27 нче апрель көнне Арча үзәк китапханәсендә “Ачтым әле күңел ишекләрем” исеме астында Расип Нәбиуллинның “Яшәү яме” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Яшәү ямен, яшәү мәгънәсен аңлаучы, тормышның кадерен белүче, өндәүче кеше ул, Расип Нәбиуллин. Анын уйларының сафлыгы, туган теленә, дингә карата булган тирән ихтирамы, шәфкатьлелеге, бәрәкәтлелеге hәм җан җылылыгы белән тәңгәл килә, hәм бу аның тормышында да, иҗатында да киң чагыла. Килгән кунаклар, туганнары, авылдашлары да үзешчән шагыйрьнең көр күңелле, җор телле булуын билгеләп узды. Туган як, туган авыл, туганлык темалары белән сугарылган кичә, чыннан да, һәр кешене яшәү яме, тормыш тәме турында уйланырга мәҗбүр итте...