Центральная библиотека

“Илһам күктән – фәлсәфә тормыштан”

Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Казансу” ял паркында “Илһам күктән – фәлсәфә тормыштан” исеме астында, Г. Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, әдәби мәйдан оештырды.

Шигъри чарада “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе вәкилләренең бөек Тукаебызга багышланган әсәрләре һәм шагырьнең үзе иҗат иткән шигырьләре яңгырады. Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте студентлары Г. Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы турындагы сораулардан торган викторинада катнашты. Әдәби мәйдан күмәк «Туган тел» җыры белән тәмамланды.