Центральная библиотека

"Дөньяда сүзем калыр"

Ислам дине, милләт, туган тел, нәсел... әлеге дүрт төшенчә Рәшидә абыстайны гомере буе озата бара. Быел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Россиядә “Укытучы һәм остаз” елында үз телен камил белгән, үз дәресләрен, вәгазьләрен бары туган телдә алып барган, милли рухлы остазыбыз белән максатлар уртак. Динебезне, туган телебезне саклау, киләчәк буыннарга тапшыру. Үзеңнән соң хәерле нәсел дәвамчылары калдыру һәм туганлык җепләрен ныгыту һәр кешенең изге бурычы.

Бүген Арча үзәк китапханәсендә "Татарстан республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман" проекты кысаларында, Татарстан Республикасының  күренекле дин әһеле, Арча районының Шәрәфле гражданины, татар мөселман дөньясының абыстае, остазбикәсе, дини китаплар авторы, якташыбыз Рәшидә Габдулла кызы Исхакыйны искә алу кичәсе узды.

Чараның олуг кунаклары булып Рәшидә абыстайның кызлары, Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев булды.  

Кичәгә чакырылган мөхтәрәм кунаклар тарафыннан әйтелгән сүзләр, якты истәлекләр татар дөньясының легендар шәһесе Рәшидә абыстай Исхакыйның рухына дога булып барып ирешсен иде.