Центральная библиотека

"Рус драмасының бөек остасы"

Бүген Үзәк китапханәдә рус драматургы Александр Николаевич Островскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан М. Лотфуллин исемендәге Арчаның 2 нче номерлы мәктәбе укучылары өчен "Рус драмасының бөек остасы" исемле интерактив уен узды.

Балалар А. Н. Островскийның тормыш юлы һәм иҗаты бәлән танышты, аның драматургияне жанр буларак үстерүгә зур өлеше, әсәрләренең әдәбиятка һәм театрга бертигез дәрәҗәдә каравын белделәр.

 Чара ахырында укучылар викторина сорауларына кызыксынып җавап бирделәр һәм «Гроза» пьесасы геройларының монологларын укыдылар.