Центральная библиотека

«Озын гомер серләре»

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә киң катлам китап укучылар өчен «Озын гомер серләре» дип аталган чара оештырылды. Ураза вакытында дөрес туклану кагыйдәләре турында район ветераннар советы әгъзасы, Арча районы мөхтәсибәте каршындагы уку бүлеге җитәкчесе, «Татарстан мөселман хатын – кызлары берлеге» иҗтимагый оешмасының Арча районындагы филиалы рәисе, Арча шәһәренең Мактаулы гражданы Рая Ахун кызы Фәтхуллина сөйләде һәм сәламәт туклану буенча үзенең киңәшләре белән  нутрициолог Зөбәерова Айгөл Фаил кызы уртаклашты.