Центральная библиотека

"Арчада фатирник!"

31 нче мартта Арча үзәк китапханәсендә фатирник форматында шигырь киче узды.
"Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе әхелләре һәм Арчаның яшь, өметле шигырь язучылары сүз тәмен белүче шигърият сөючеләргә шигырьләрен тәкъдим итте. Чара "Идел" яшьләр журналының "Яңа исем" проекты кысаларында узды.
Әйе, татар әдәбиятында яңгыраячак яңа исемнәр һичшиксез Арча ягыннан булырга тиеш!
Арчада фатирник бик җылы булды!