Центральная библиотека

"Иҗат дөньясы - рухи чишмә ул"

"Татарстан республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман" проекты катнашучысы, Россиядә “Педагог һәм остаз” елы уңаеннан, 53 ел педагогик стажы булган – педагогик хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар Арча педагогия көллиятендә музыка укытучысы булып эшләгән, 56 ел  “Ләйсән” халык вокаль ансамблен җитәкләгән Шәйхетдинова Зилә Зәки кызы белән Арча үзәк китапханәсендә җылы, матур, хатирәләргә бай очрашу узды.

Үзенең педагогик эшчәнлеге кысаларында Зилә Зәкиевна методик эшне актив алып бара: татар милли мәктәбендә музыка дәресләре үткәрү өчен уку-методик комплекслар эшләүдә катнаша, башлангыч һәм урта мәктәпләр өчен уку-тәрбия программалары, хрестоматияләр, методик дәресләр, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен музыка дәресләре әзерли.

Очрашу барышында Зилә ханым Шәйхетдиновлар гаиләсенең педагоглар династиясе дәвамчылары турында сөйләде, шагыйрь, прозаик, драматург  Фәнис Яруллинның алар гаиләсенә атап язган хатлары белән таныштырды, якты хатирәләре белән бүлеште.

Чарага килгән катнашучылар: 2002-2005 елларда Арча педагогия көллияте директоры булып эшләгән Гарипов Шәфигулла, район ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия, район хатын-кызлар советы җитәкчесе Гатауллина Альмира – Зилә Зәкиевна белән булган вакыйгалары белән уртаклашты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсих Галимҗанов үзенең матур җырын бүләк итте.

Хезмәт юлын укытучы һөнәре белән бәйләгән, кайберләре инде үзләре дә ветеран укытучылар булуга карамастан, яратып “Ләйсән” халык вокаль ансамбленә йөргән  Халидә Вафина, Венера Бариева матур истәлекләре, музыкаль чыгышларын бүләк итте.

Үз тәҗрибәңне яңа гына үзаллы һәм катлаулы тормышка аяк баскан яшь буынга тапшыра белү – ул талант. Шундый яшьләр арасында , бүгенгесе көндә Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә музыка укытучысы булып эшләүче Алсу Галәвиева да үзененең остазына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әлеге очрашу төрле елдагы хатирәләр, моңлы җырлар, сораулар белән үрелеп барды.