Центральная библиотека

“Сүз ул – гәүһәр...”

“И каләм! Китсен газап, ит син безне шат; без дә синең аркаңда туры юлга басыйк аяк... Милләткә мәрхәмәт ит...” (Г.Тукай)

24 нче мартта Арча үзәк китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе вәкилләре катнашында “Сүз ул – гәүһәр...” исеме астында башваткыч уены узды. Катнашучылар шигърият, тел, сүз кыйммәте турында сөйләште. Уен якташ, үзешчән шагыйрьләребезнең шигырьләре белән үрелеп барды.