Центральная библиотека

"Күкләр бүләк иткән юллар"

Китапханәдә матур шигырьләре белән үрелеп, Тушнова Вероника Михайловна иҗаты буенча кичә-элегия узды. Чарада Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студентлары катнашты. Китапханәче укучыларга шагыйрәнең балачагы үткән Казан шәһәренең тарихи урыннарына виртуаль экскурсия ясады, шулай ук В. М. Тушнова сүзләренә язылган җырларны тыңладылар, видеоматериал карадылар. Шагыйрәнең үз тормышында күргән кайгы-газаплары аның иҗади эшчәнлеген туктатмый.

Укучылар – тормышны чиксез яратырга һәм юк-барга шатлана белгән шагыйрәгә, аның талантына гаҗәпләнделәр.