Центральная библиотека

“Яшәү дәвам итә”

17 нче мартта Кәче төп гомуми белем мәктәбендә якташыбыз, язучы, журналист, публицист, Г. Исхакый исемендәге премия лауреаты - Рәфикъ Юныс истәлегенә багышланган "Яшәү дәвам итә" исеме астында очрашу узды. Чарада мәркәзебез кунаклары, якташ язучылар: Сания Әхмәтҗанова, Вакыйф Нуриев, Наил Касыймов, Рөстәм Галиуллин, шулай ук, Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Әюпов Илфар Илдар улы, Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Адилә Әхмәтҗанова да катнашты.
Кунаклар үзләренең Рәфикъ Юныс белән бәйле җылы хатирәләре белән уртаклашты. Бу җанлы очрашу укучыларның җыр, биюләре, якташыбызның шигырьләре белән үрелеп барды.