Центральная библиотека

“Дәүләт – ул без!”

Жюри әгъзалары итеп Арчаның танылган җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылды:  Ринат Алифханович Хидиятов, Римма Рамисовна Мамаделеева, Валентина Васильевна Гаранина, Эльвира Сиразетдинова.

Уенда катнашу, укучылар өчен дәүләтнең төп законы – Россия Федерациясе Конституциясе белән тирәнрәк танышу мөмкинлеген бирде.  Укучылар белемнәрен төрле биремнәрдә куллана алдылар. Жюри әгъзаләре һәр бәйгегә тулы анализ ясап, аңлату эшләре алып бардылар. Бәйрәм уңаеннан барлык уенда катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Укучылар бу чарадан бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат тупладылар.

Бу чараларда катнашып, яшьүсмерләр җәмгыятьтә яшәргә өйрәнәләр, илебездә булган күп кенә үзгәрешләрне дөрес кабул итеп, патриотик рухта тәрбияләнәләр.