Центральная библиотека

“Халык костюмы поэзиясе һәм ул гына түгел...”

Арча үзәк китапханәсендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары өчен мордва хатын-кызларының баш киемнәрен ясау буенча мастер-класс элементлары белән “Халык костюмы поэзиясе һәм ул гына түгел...” исеме астында фольклор аулак өй узды. Чара вакытында В. Ф. Ежков   исемендәге Арчаның 1 нче номерлы урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары җырлар һәм легендалар аша мордва милләте турында сөйләделәр. Ә мордва хатын-кызларының баш киемен ясау буенча осталык дәресен "Бала үсеше үзәге - Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасы" МБМБУнең музыкаль җитәкчесе, Закирова Раушания Наил кызы үткәрде.