Центральная библиотека

"Мин сине сагынам"

Президентның Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы вакытында Советлар Союзының төрле почмакларыннан эвакуацияләнгән балалар турында документаль фильм төшерелде.

Өч ел элек нәкъ менә бу темага хәрби вакыйгаларның шаһитларының хикәяләре буенча «Мин сине сагынам. Я по тебе скучаю» нәфис фильмы төшерелде. Тик күп кенә сораулар калды. Аларга җавапны сугыш елы балалары, аларның балалары шул елларны искә алган документаль фильмда табарга була.

Бу документаль фильм бүген безнең виртуаль концерт залында күрсәтелде. Аны караганнан соң, тамашачылар оештыручылар, төп геройлар белән очрашу һәм алар белән аралашу бәхетенә иреште.