Центральная библиотека

"Көрәшкә бирелгән тормыш"

Муса Җәлил: «Тормышның максаты шул: үлемнән соң да үлмәслек итеп яшәү!»
Муса Җәлил - татар халкының бөек шагыйрьләренең берсе. Аның поэзиясе генә түгел, аның тормышы һәм фаҗигале язмышы да каһарманлык үрнәкләре.
Бүген, 15 нче февральдә М. Җәлилнең тууына 117 ел тула. Әлеге дата хөрмәтенә Арча үзәк китапханәсендә «Көрәшкә бирелгән тормыш» исемле интеллектуаль уен уздырылды. Анда Арчаның В. Ф. Ежков исемендәге 1 нче номерлы урта гомумбелем мәктәбенең 8 нче “В” сыйныф укучылары катнашты. Күптөрле биремнәр аша балалар герой-шагыйрь турында кызыклы фактлар белән таныштылар, шулай ук батырлык, кыюлык төшенчәләре турында сөйләштеләр.