Центральная библиотека

"Шигырь - минем эчке халәтем"

Китапханәдә "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе иҗатчысы, Югары Пошалым авылында гомер итүче Ренат Шәрәфинең "Илһам чишмәм" исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
Кичәдә Ренат әфәнденең шигырьләре укылды, матур теләкләр юлланды. Улы Рамил тальянда моңлы көйләрен башкарды, Зөлфия Җаббарова үзенең матур җырын бүләк итте.
Урта Пошалым авыл китапханәчесе Гөлназ Галимҗанова, Лаеш районыннан килгән Гөлсинә ханым, "Каурый каләм"леләр үзенең фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр. Актив китап укучыбыз Йосыпова Гөлзидә Галимҗан кызы әлеге китапка үзенең тулы бәяләмәсен бирде.