Центральная библиотека

"Галим, язучы, мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышлап"

Бүген Арча үзәк китапханә каршында эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, музей, мәдәният хезмәткәрләре, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте ярдәме белән оештырылган Төбәкара "Аулак өй-көрәш" проектында катнашты.
Әдәби бәйге Яшел Үзән шәһәренең 5нче номерлы гимназиясендә узды.
"Аулак өй-көрәш" галим, язучы, мәгърифәтче Каюм Насыйри иҗаты, фәнни эшчәнлеге, тормыш юлына багышланды.
Арчалылар финалга узып, Болгарда узачак "Аулак өй-көрәш" бәйгесенә чакыру алды.