Центральная библиотека

"Пусть будет вечной память о героях!"

Бүген Арча гуманитар-техник техникумы студентлары Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләренең тар-мар ителүенә 80 ел тулуга багышланган мәгълүмат сәгатендә катнаштылар.

Китапханәче шәһәрнең «Родина-мать зовёт!» исемле танылган тарихи һәйкәле турында сөйләде. Чарада электрон презентация, фотосурәтләр һәм видеоматериаллар күрсәтелде. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, китап күргәзмәсе белән танышты.

Мәгълүмат чарасы А. Розенбаумның «Мамаев курган» җыры белән тәмамланды.