Центральная библиотека

"Китапханә. Китап. Яшьләп. Вакыт: яңа үсеш моделе"

30 нчы гыйнварда Арча үзәк китапханәсендә «Китапханә – синең территорияң» дип аталган яшьләр өчен заманча күпфункцияле зона проекты кысаларында социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре, авыл филиаллары китапханәчеләре һәм мәдәният учреждениеләре хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашу буенча йомгаклау чарасы узды.

Семинарның спикеры итеп Татарстан Республикасында СЮКБОга ярдәм итү ресурс үзәге эксперты Антон Георгиевич Дыганов чакырылды. Ул 2023 нче елда социаль, мәдәни һәм башка проектларны гамәлгә ашыруга грант акчаларын җәлеп итү турында сөйләде.

Чарада шулай ук хөрмәтле кунаклар: Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» МУ башлыгы - И. И. Әюпов, Арча районы ветераннар советы рәисе - Р. Ш. Хәмидуллина катнашты.

Семинар кысаларында хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Минһаҗева Г. Н. яшь укучылар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Проектның кураторы А. И. Әскарова Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылган «Китапханә – синең территорияң» проектын тәкъдир итте. Ул семинар кунакларына проектның башыннан ахырына кадәр ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде һәм проект кысаларында китапханә эшчәнлегенең казанышлары белән уртаклашты.

Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе, проектны тормышка ашыручы команда әгъзасы - Ибраһимова Ю. О. семинарда катнашучыларга «BookSlam» («китап чакыруы») чараларының берсе мисалында яшьләр даирәсендә укуны популярлаштыру буенча кызыклы һәм креатив эш формалары турында сөйләде.

Семинарны талантлы библиоволонтёрларыбызның якты чыгышлары бизәде. Алар аны «Татар яшьләре» флешмобы белән ачтылар һәм гитарага кушылып "Добро" группасының «Юность» җырын башкардылар.

Семинарда катнашучыларга яшьләр зонасының мөмкинлекләре турында грант акчасына эшләнгән буклетлар таратылды.

"Китапханә – синең территорияң" проекты төгәлләнде, әмма яшьләр өчен заманча күпфункцияле зона безнең белән кала! Ул безнең китапханәгә  киләчәктә дә тагын да күбрәк яшь укучыларны җәлеп итәр дип өметләнеп калабыз.