Центральная библиотека

“Җирдә тынычлык хакына”

Чараның беренче өлешендә укучылар районыбыз батырлары турында үзләренең чыгышлары белән таныштырдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чараның икенче өлешендә  студентлар ике командага бүленеп, тарихи бәйгедә көч сынаштылар. Алар бу дәһшәтле елларның тарихи вакыйгаларын искә тешереп, белемнәрен ныгыттылар һәм райондашларыбыз турында яңа күп-кенә  файдалы һәм кызыклы мәгълүмат тупладылар.