Центральная библиотека

«Дорогу жизни вечно будем помнить!»

Үзәк китапханәдә Арча гуманитар-техник техникумының 1нче курс студентлары өчен Пушкин картасы буенча «Дорогу жизни вечно будем помнить!» исемле батырлык сәгате узды. Китапханәче укучыларга ачлык һәм салкынлык, заводларда ирләр белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, шул чордагы бик авыр сынаулар турында сөйләде. Укучылар икмәк хакында йотлыгып тыңладылар. Икмәккә көнлек норма 125 грамм каралган. Чараны оештыручылар, яшьләр тәүлек икмәк нормасын үз күзләре белән күрсен өчен,  икмәк кисәкләрен  авыз итеп карарга тәкъдим иттеләр. Чара электрон презентация белән үрелеп барды, «Хроники блокадного Ленинграда» видеоролигы күрсәтелде, шулай ук композитор Д.Шостаковичның блокадалы Ленинградта язылган 7 нче симфониясе яңгырады.

Чара ахырында барлык катнашучылар Ленинград блокадасы вакытында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.