Центральная библиотека

«Авыл – мәдәни мирас сандыгы»

19 гыйнвар көнне Арча үзәк китапханәсендә «Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы» уңаеннан «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы муниципаль бюджет учреждениясе авыл китапханәләре арасында «Авыл – мәдәни мирас сандыгы» иҗади һәм эзләнү бәйгесенең соңгы чыгыш ясаучыларның эшләре тәкьдим ителде.
Бүгенге бәйгедә Иске Кишет, Штерә, Яңасала, Шурабаш авыл китапханәчеләре чыгыш ясадылар. Ел дәвамында бәйге кысаларында авылларда урнашкан тарихи биналар белән таныштык, кызыклы йолалар, гореф-гадәтләрне белдек, авыллар да яшәүче алтын куллы һөнәрчеләребезгә сокландык, онытылып барган милли ашларыбызны, милли уеннарыбызны искә төшердек. Гомумән китапханәчеләребез бай мирас туплады.
Дөрестәндә авылларыбыз мәдәни мирас сандыгы булуына тагын бер кат инандык. Бәйгедә катнашкан барлык китарханәчеләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алдагы көндә дә тупланган бай мирасны югалтмыйча, тарихыбызны онытмыйча, гореф-гадәтләрне саклап яшәргә язсын.