Центральная библиотека

"Актив китап укучылары - 2022"

📚Әдәбиятны бөтен кеше укырга тиеш дигән әйбер юк. Уку – ирекле әйбер, теләсә кемнең кулыннан килми ул. Талантлы язучыга талантлы укучы кирәк. Аллага шөкер, әле безнең зыялы кешеләребез бар. Димәк, китап уку популярлыгын югалтмый диясе кала🤗
Без китапханә хезмәткәрләре укучыларын барлау, алар арасыннан иң активларын башкаларга үрнәк итеп күрсәтү максатыннан, быел узып баручы елга йомгак ясап, китапны аерылмас дус итүчеләр белән очрашу кичәсе уздырдык. Алар төрле яшьтә, төрле тармакта хезмәт куя, кызыксынулары, һөнәрләре дә төрле.
💥 2022 нче ел нәтиҗәләре буенча актив китап укучыларыбызны билгеләп үттек. Менә алар:
🏅“Уку залының лидеры” номинациясендә Сайфуллин Урал Ильнур улы;
🏅“Китапханәнең иң актив укучысы” - Хатыпов Равил Гарифулла улы;
🏅“Иң позитив читатель” - Хөснетдинов Рәшит Нургаян улы;
🏅“Иң күп роман укучы” - Шарапова Зөлфия Мәснәви кызы;
🏅“Китапханәнең киләчәге” - Котова Валерия Алексей кызы;
🏅“Китапханәнең киләчәге”- Мингазова Алсу Рөстәм кызы;
🏅“Иң яшь китап укучы” – Насифуллин Алмаз Марат улы;
🏅“Тугры китап укучы” – Сафин Фәрит Исмәгыйль улы;
🏅“Гаилә дуэты” - Чаклин Петр Ефим улы һәм Чаклина Нурҗихан Мәхмүт кызы;
🏅“Күпкырлы китап укучы” - Ильясова Энҗе Мөнир кызы;
🏅“Иң кызыксынучан китап укучы” - Шайхетдинов Ильдар Фәләх улы;
🏅“Әдәбият гурманы” – Гафиатуллина Светлана Хәбир кызы;
🏅“Тәртипле китап укучы” - Зәкиев Хәмбәл Һади улы лаек дип табылды.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды🥰
❣Китапханәгә юл сезнең өчен гадәти маршрут булсын, китап гомерегез буена Сезнең дустыгыз булып калсын.