Центральная библиотека

“Героями наша Отчизна сильна”

Ватан Геройлары көне уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә Социалистик хезмәт Герое, Арча районының мактаулы гражданины –Шәйхетдинов Илсур Гәрәфи улына багышланган “Героями наша Отчизна сильна” дип аталган искә алу кичәсе узды. Чарада Илсур әфәнденең хатыны Дания Хасбиевна, хезмәттәше, гаилә дусты Ядкәр Мөхәммәдиев катнашты. Алар әлеге олы шәхесне якты, матур хатирәләр белән искә алдылар. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз-үзен аямый торган булырга тиеш.
Чара барышында Илсур Шәйхетдинов турында язылган “Гомерем мизгелләре”, “Мгновения жизни” китабыннан өзекләр укылды.
В. Ф. Ежков исемендәге Арчаның 1 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучыларына Арча шәһәренең Мактаулы гражданины Сәгъдиев Илдус Абдрахман улы һәм Арча муниципаль районы иҗтимагый совет җитәкчесе Мифтахетдинова Надия Равил кызы әлеге герой турында истәлекләрен сөйләде.
Яратып башкарган эш кенә яшәешне мәгънәле итә. Синең хезмәтеңнең башкаларга кирәк булуын тою-олы бәхет ул.