Центральная библиотека

"К подвигам героев сердцем прикоснись"

8 декабрь көнне Арча үзәк китапханәсендә Пушкин картасы буенча беренче чара узды.
Ватан Геройлары көненә багышланган квест-уен ватанпәрварлык, туган илгә хөрмәт, Россиянең үткәне һәм бүгенгесе өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Арча агросәнәгать көллияте студентлары командаларга бүленеп, биш тарихи станцияне уздылар, аларның һәрберсендә биремнәр үтәделәр.
Балалар барлык сынауларга да җаваплы килделәр, белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.