Центральная библиотека

«Прикоснись ко мне добротой»

1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр Инвалидлар ункөнлеге уза. Бу чорда халыкның социаль якланмаган катламнарына: мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәгеләргә, инвалидларга аеруча игътибар юнәлтелә.

1 нче декабрьдә “Библиотека – ТВОЯ территория” проекты кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм библиоволонтёрлар тарафыннан Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә библиоволонтерлар китап кыстыргычы ясау буенча осталык дәресе үткәрделәр. Чын күңелдән эшләнгән әлеге кыстыргыч китапханә хезмәткәрләре китап сөюче дусларына бүләк итәчәк.