Центральная библиотека

"Каенкай"да кунакта"

30 нчы ноябрь көнне Арчаның 8 нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасында Үзәк китапханә каршында эшләп килүче «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары белән матур, җылы очрашу оештырылды.
Чара балаларның җыр-биюләре, туган телдә сөйләнгән якташ язучыларыбызның шигырьләре, кунакларның чыгышы белән үрелеп барды. Арча үзәк китапханәсе хезмәткәре, «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе - Адилә Әхмәтҗанова балалар белән китап уку, китапка мөнәсәбәт турында әңгәмә корды, берләшмә эшчәнлеге белән таныштырды. Балалар үзләре дә районыбызның үзешчән шагыйрьләренә сораулар бирде.
Татар әдәбиятына мәхәббәт һәм тугрылык хисләре тәрбиләү эше алга таба дәвам итсен дигән теләкләр белән, әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Дамир Нуриәхмәтов һәм Халидә Фәйзрахманова балалар бакчасына үзләренең китапларын бүләк итте.
Бу күңелле һәм бай эчтәлекле очрашуны оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез