Центральная библиотека

"Илһам алам күңел чишмәсеннән"

2009 нчы елдан башлап Арча муниципаль районында якташыбыз, Халык язучысы Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия булдырылды. Премия 15 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә әдәбиятта ирешкән уңышлары өчен бирелә. Бәйге, якташыбызның күркәм эшләрен дәвам итеп, районда яшь каләм ияләрен, талантларны барлау, иҗатларына ярдәм итү максатыннан, быел 12 нче тапкыр уздырылды. Быел әдәби премия алу өчен 12 кеше үзләренең эшен тапшырды.
Бәйрәмне оештыруга булышлык күрсәткән Арча муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улына, килгән кунакларга, якташларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Әлеге тантанада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы, мәдәният идарәсе җитәкчече Әюпов Илфар Илдар улы, мәркәзебез Казаннан кайткан мөхтәрәм кунаклар:
- Гариф Ахуновның кызы, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, М. Горький, С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Г. Ахунов исемендә Әдәби оешма җитәкчесе Наилә Ахунова;
- шагыйрь, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәмис Әймәт;
- шагыйрә һәм музыкант, Россия һәм Республикакүләм бәйгеләр лауреаты, Г. Ахунов исемендәге әдәбият оешмасы әгъзасы Камилә Латыйпова;
- Россия Федерациясенең кинематографлар союзы әгъзасы – Андрей Абдракипов катнашты.
Егетләр һәм кызлар! Бүгенге җиңүләрегез белән барыгызны да кабат котлыйбыз. Өлкән буыннан үрнәк алып, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешеп, әдәбиятыбыз күгендә якты йолдыз булып балкуыгызны теләп калабыз.
Шигърият номинациясе
II дәрәҗә лауреат – Габдрахманова Зилә Рафис кызы. Арча районы Наласа урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы;
III дәрәҗә лауреат – Хабибрахманова Айгөл Айдар кызы. Арча районы Илдус авылы, Яшел Үзән медицина училищесының фельдшерлык факультетының икенче курсы студенты.
Проза номинациясе
II дәрәҗә лауреат – Галәветдинова Ләйсән Нәзир кызы. Арча районы Шушмабаш авылы, шәхси газеталар редакциясендә бүлек мөхәрире;
II дәрәҗә лауреат – Сабитова Азалия Ленар кызы. Арча районы Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.
Публицистика номинациясе
I дәрәҗә лауреат – Мөхетдинов Әнвәр Рамил улы. Арча районы Наласа урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы;
II дәрәҗә лауреат – Хәкимова Ләйлә Ринат кызы. Арча шәһәре, район Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе;
II дәрәҗә лауреат – Галимҗанова Адилә Айрат кызы. Арча районы Лесхоз урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы;
III дәрәҗә лауреат – Фәттахова Айгөл Марсель кызы. Арча районы Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.