Центральная библиотека

"Яратуны өләш, яхшылыкны сакла!"

"Без чынбарлыкны йөрәгебез белән генә күрәбез. Безнең күзләр өчен күп әйберләрнең асылы күренми» (Антуан де Сент-Экзюпери)

Россиядә 15 нче октябрьдан 13 нче ноябрьга (Халыкара сукырлар көне) кадәр ел саен Ак таякчык айлыгы уза.

Арча үзәк китапханәсендә дә «Библиотека – ТВОЯ территория» проекты кысаларында начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен интеллектуаль уен узды. Чакырылган кунаклар командаларда ярыштылар: предметларны, көйләрне таныдылар, сорауларга җавап бирделәр һәм Брайль шрифты белән китаплар укыдылар. Чара түгәрәк өстәл артында дәвам итте.

Халыкара Ак таякчык көне – сукыр һәм начар күрүче кешеләргә хөрмәт, ярдәм һәм шәфкатьлелек бәйрәме. Бу көн сукыр кешеләрнең мөмкинлекләре һәм хокуклары турында искә төшерү максатыннан билгеләп үтелә.