Центральная библиотека

"Бессмертный литературный полк"

Бүген Арча Үзәк китапханәсенә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре килде: В.Л. Нежданов (В. Аксёнов музей-йорты каршында эшләп килүче “Реплика” әдәби-музыкаль театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре), А. Л. Авакумов (Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре, "Реплика" әдәби-музыкаль театры артисты). Кунаклар чараны Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә башкарылган "Бессмертный литературный полк" исемле проекты кысаларында тәкъдим иттеләр.

Проектның максаты: Татарстан фронтовик язучыларының проза, поэзия һәм публицистика жанрларындагы әсәрләрен популярлаштыру. Проектның җитәкчесе Г. И. Зәйнуллина – рус телендәге әдәбият һәм Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәрҗемә бүлегенең консультанты.